13 гыйнварда Зәй политехник көллиятендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Чарада катнашучылар укыту-җитештерү остаханәләрендә булдылар, аннары түгәрәк өстәл янында урта һөнәри белемле белгечләр әзерләүне оештыру һәм аларны хезмәт базарына яраклаштыру буенча, эш бирүче предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Биредә катнашучылар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Екатерина Андрееваның «Хезмәт базарындагы тенденцияләр» дигән докладын тыңладылар. «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫның персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы Светлана Кубышкина предприятие һәм уку йортлары арасында алып барылучы төп эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде. "Челтәр компаниясе" ААҖнең Түбән Кама электр челтәрләре филиалы персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы Эльвира Хәйретдинова оешма белән политехник көллият арасындагы хезмәттәшлекнең төп аспектлары белән таныштырды.