Аксар, Югары Шепкә, Яңа Спас һәм Урсай авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Район башлыгы Разиф Кәримов катнашында Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Разиф Кәримов халыкны районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлекләренең эш нәтиҗәләре һәм киләсе чорга куелган планнары турында  Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гыйльманов һәм Лилия Кәмәлиева сөйләде. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәл, авыл җирлекләре рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турындагы мөһим мәсьәләләргә кагылышлы чыгышлар тыңланды. Район башлыгы Разиф Кәримов халык җыеннарына йомгак ясады. Шулай ук бүген район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында гражданнар җыеннары Яңа Спас һәм Урсай авылы җирлекләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International