Район башлыгы суд системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 3 декабре, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов район суд системасы хезмәткәрләрен Юрист көне белән котлады. Разиф Галиевич коллективка уңышлы эш теләде һәм бүләкләү тантанасын үткәрде. 10 хезмәткәр лаеклы бүләкләрен алдылар: 9 кеше суд системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм Юрист көнен бәйрәм итү уңаеннан Зәй муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде, Зәй шәһәр судының суд утырышы сәркатибе Нестерова Лилия Николаевна Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International