Зәйгә эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килде

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдә Зәйгә эш визиты белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Морозов Олег Викторович килде. «Энергетик» мәдәният сараенда үткән район активы белән очрашу вакытында ул яңа чакырылышта депутат эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары турында мәгълүмат бирде, зәйлеләрнең сорауларына җавап бирде. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов белән бергә Зәй политехника көллиятендә булды һәм  эш җитештерү өчен белгечләр әзерләү буенча эш үзәге эшчәнлеге белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International