Зәй политехник көллиятендә фәнни-гамәли конференция уза

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе
Зәй политехник көллиятендә “Белем, һөнәри осталык, сыйфат: урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә тәрбия бирүнең теоретик һәм практик аспектлары” дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Әлеге чара ТР мәгариф һәм фән министрлыгы планы кысаларында оештырыла. Конференциягә республиканың күпчелек урта һөнәри белем бирү уку йортларында укучылардан йөздән артык эш кергән. Шулар арасыннан 30дан артыгы бүгенге конференциягә сайлап алынган. Аларга мәгариф идарәсе белгечләре, башка структуралар вәкилләреннән торган жюри бәя бирәчәк. Конференциядә катнашучылар өч секциягә бүленеп эшлиләр. Алар - “Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә яшьләр берләшмәләре - көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру факторы”, “Иҗади шәхес - һөнәри уңышка ирешү нигезе”, “Сәламәт яшәү рәвеше һәм тирә - як мохиткә сакчыл караш формалаштыру”. Аларда студентлар докладлар һәм тикшеренү эшләре белән чыгыш ясый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International