Зәйлеләр киокусинкай буенча Ачык республика турнирында

2021 елның 19 октябре, сишәмбе
16 һәм 17 октябрьдә Кама Аланы поселогында киокусинкай буенча ачык республика турниры булып узды. Анда Мәскәү, Самара, Киров-Чипецк, Ульяновск, Баулы, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Казан, Базарлы Матак, Лениногорск, Кизнер, Удмуртия һәм Башкортстан шәһәрләреннән 470 спортчы катнашты. Бу сезонда беренче стартларның дәрәҗәсе югары иде, турнирда Россия беренчелекләре һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Зәй спортчылары югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ревин Егор, Хөснетдинова Элина, Агапова Эльвина, Агапова Элиза, Камалеева Амелия, Москова София, Скопинцев Георгий, Алиев Алибек, Ишмөхәммәтов Әмир, Большеглазов Илья, Бочкарев Виталий, Гомәров Раил, Хөснетдинов Марат үз категорияләрендә алтын медальләр яуладылар. Көмеш медальләрне Соловьева Ангелина, Павлов Даниил, Маракин Артем, Вәлишин Айрат яулады. Баринов Артем, Ишмөхәммәтов Тимур, Ихинданова Өмукурсум, Ашрапова Екатерина, Комиссаров Алексей, Решетов Роман бронза медальләр белән бүләкләнде. Спортчыларны тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар җитәкли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International