«Яңа исемнәр»

2021 елның 19 октябре, сишәмбе
16 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фонды һәм Светлана Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фондының «Рухият» программасы III мәдәни - хәйрия проекты булып узды. Мастер-класс вокал, скрипка, баян, домра, фортепиано кебек берничә белгечлек буенча узды. Зәй балалар музыка мәктәбен укучылар Денисов Никита - фортепиано (укытучысы Тимофеева Татьяна Александровна), Хәйруллина Амелия - скрипка (Блинова Римма Зәйтуновна), Бочкарева Арина - вокал (укытучысы Гилаева Лилия Разаковна), Хәкимуллин Раил – баян (укытучысы Красильникова Надежда Васильевна), Крысякова Полина, Сәлимгәрәева Азалия – домра (укытучылары Коклина Елена Александровна, к/ц Семенова Динә Владимировна) һәм Бардина Ксения – домра (укытучысы Селиверстова Зөлфия Харис кызы) тәкъдим иттеләр, (к/ц Семенова Динә Владимировна). Проектта Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан музыкантлар катнашты. Зәй балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Бардина Ксения һәм аның укытучысы Селиверстова Зөлфия Харис кызы «Яңа исемнәр» хәйрия фонды стипендиатлары булдылар. Алар шулай ук Суздаль шәһәрендәге «Яңа исемнәр» яшь талантлар өчен Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә бару өчен сертификатлар белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасын «Нефтьче» мәдәният сараеның концерт залы сәхнәсендә Россия виртуоз пианисты, җәмәгать эшлеклесе, РФ халык артисты Денис Мацуев үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International