Зәйдә ишегалды бәйрәме узды

2021 елның 9 октябре, шимбә
Бүген Никифоров урамындагы 85 нче йорт ишегалдында Ишегалды бәйрәме узды. Бәйрәм «безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалдын төзекләндерүне тәмамлау хөрмәтенә оештырылды. 2020 елда 45 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарылган. 2021 елда шәһәрдә 32 ишегалды, авыл җирлекләрендә 3 ишегалды төзекләндерелә. Программа ишегаллары территорияләрен төзекләндерүдән, юлларны һәм гамәлдәге тротуарларны асфальтлау белән бергә, эскәмияләрне һәм урналарны яңартудан, урам утларын ремонтлаудан, балалар өчен уен мәйданчыкларын урнаштырудан гыйбарәт. Халыкны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлады. Ишегалдында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Бәйрәм программасы «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы тарафыннан әзерләнгән иде. Зәй муниципаль районында «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен төзекләндерү проектын тормышка ашыру кысаларында киң колачлы һәм әһәмиятле эшләрне башкаруда шәхси өлеш керткәне, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен подрядчы оешма, ТМШ һәм идарәче компания хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International