22-24 февральдә Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тимер аякта шуу буенча республика беренчелегенә (3 нче этап) ярышлар узды. Анда Зәй районының “Яшьлек” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән, 14 катнашучы арасында Ярмөхәмәтова Рамина 1 нче урынга, 22 катнашучы арасында Исправникова Настя 3 нче урынга, 7 катнашучы арасында Степанов Арсений 2 урынга, 19 катнашучы арасында Нөркәева Майя 3 урынга лаек булдылар.
«2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында, районда ел саен 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр көннәрдә массакүләм оборона эше айлыгы үтә. Бу эш ДОСААФ белән берлектә төзелеп, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге раслаган планга нигезләнеп башкарыла. Айлык барышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән күп санлы очрашулар оештырылды, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтелде. Волонтер отрядлары һәйкәл һәм тарихи-истәлекле корылма яннарын төзекләндерүгә зур игътибар бирделәр. Балалар күп санлы фотокүргәзмәләр оештырдылар,спорт ярышларында катнаштылар,туган якны саклау музеенда булдылар, 300 ләп бала “Космос” кинотеатрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган фильм карадылар, хәрби-патриотик җыр фестивалендә катнаштылар.
24 февральдә 4 нче мәктәптә район мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең кышкы Спартакиадасының муниципаль этабы узды. Чараны район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы С.А.Кузнецов ачты. Ярыш, чаңгыда ярышу, баскетбол, канат тарту кебек спортның күп төрләрен үз эченә алган иде. Барлык төр ярышлар буенча призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнде. Шәһәр мәктәпләре арасында 1 нче урынга-7 нче, 2 нче урынга-4 нче, 3 нче урынга Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, 4нче урынга-1 нче, 5 нче урынга-2 нче, 6 нчы урынга -6 нчы,7 нче урынга -5 нче, 8 нче урынга - 9 нчы мәктәпләр лаек булды. Авыл мәктәпләре арасында 1 нче урынны Сарсаз-Баграж, 2 нче урынны Кадер, 3 нче урынны Якты Күл, 4 нче урынны Поручик, 5 нче урынны Югары Мәлем, 6нчы урынны Сәвәләй, 7 нче урынны Чыбыклы, 8 нче урынны Төги, 9 нчы урынны Түбән Биш, 10 нчы урынны Бигеш, 11 нче урынны Югары Шепкә мәктәпләре алды.
Зәй-тарихи бай шәһәр.Узган елларда булган күп төрле вакыйгалар халкыбыз һәм тарихчыларыбызның хәтерендә һаман да саклана. Шәһәребезнең күп урамнары танылган якташларыбызның исемен йөртә.25 нче февральдә туган якны өйрәнү музеенда үткән чарада балалар үзләре яши торган Зәй төбәгенең тарихын яхшы белүләрен тагын бер кат күрсәттеләр. Анда 1 нче мәктәпнең 6 сыйныф балалары катнашты. Чарада катнашучы зирәк балаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.