24 февральдә Аксар авылы мәктәбендә “Аксар батырлары” призына көрәш буенча ачык республика турниры узды. Ярышларда республиканың Зәй, Актаныш, Азнакай, Кукмара, Яр Чаллы, Карабаш, Кама Аланы һәм башка шәһәрләреннән 82 көрәшче катнашты. Ярышны район башлыгы Р.Г.Кәримов тантаналы төстә ачты. Анда көрәш батырлары һәм турнир спонсорлары да җыелган иде. Командалар арасында Зәй районы беренче,Актаныш районы икенче, Азнакай районы өченче урынга лаек булды.