Район башлыгы машина төзүчеләр көне белән котлады

2021 елның 24 сентябре, җомга

Бүген «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә машина төзүчеләр көненә багышланган чара узды. Район башлыгы Кәримов Р.Г. башкарма директор Жустров И.С. белән хезмәт коллективын бәйрәм белән котладылар, җитештерү алдынгыларын билгеләп үттеләр. Компаниянең 6 хезмәткәре Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Аккорайд Уилз Русиа» ҖЧҖ Мактау грамотасы белән 18 хезмәткәр бүләкләнде һәм Мактау тактасына куелды, 4 хезмәткәр «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 15 кеше компаниянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, шәһәр өчен ниләр эшләнүе һәм киләчәккә перспективалар турында сөйләде. «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ башкарма директоры Иван Жустров коллективка көйле эшләре, бүгенге көндә компаниянең яхшы эш нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде. Европада «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ - машина төзелеше тармагының иң яхшы компанияләренең берсе. Бүгенге көндә «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ яхшы инвестицияләргә ия. Завод үсә һәм алга бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International