Зәйдә "Миләш спасы"фольклор йоласы күрсәтелде

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

"Халык йолаларының түгәрәк уены "Әйлән-бәйлән" район фестиваль-конкурсы кысаларында, шәһәр мәдәният йортында «Миләш спас»ы фольклор йоласы күрсәтелде. Чараның максаты бистәдә яшәүчеләрдә халык традицияләрен саклау һәм үстерү, кече Ватаныбызның тарихи мирасына хөрмәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Славян халыклары миләшкә хөрмәт белән карыйлар, хәтта аңа үзенчәлекле бер көн дә багышлыйлар. Халыкта аны "Петр – Павел Рябинников" көне дип атыйлар, ул 23 сентябрьгә, изге Петр һәм Павел көненә туры килә. Бу көнне ачы җиләк тә татлы була, диләр. Шәһәр мәдәният йортының балалар һәм өлкәннәр коллективлары Мирный бистәсе тамашачысына һәм кунакларына күңелле музыкаль – театральләштерелгән халык бәйрәмен күрсәттеләр. Төрле жанрдагы номерларның композицион төзелеше фольклор, халык-сәхнә биюләреннән, төрле этник уен коралларында оригиналь уйнаулардан, такмаклар, халык җырлары һәм әйлән-бәйлән башкарудан, фольклор уеннарыннан, күңел ачулардан торды. Ә төп геройлар бәйрәмне үз куллары белән бизәп кенә калмадылар, ә үзләренең мәзәк тарихлары белән җанландырдылар. Фольклор фестивале бер сулышта узды, аның безнең микрорайонда яшәүче урман хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә туры килүе аеруча сөендерде. Тамашачылар бәйрәмне оештыручыларга эчтәлекле сюжет һәм онытылган гореф-гадәтләрне яңадан торгызулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International