Зәйдә өлкән буынны диспансерлаштыруга китерү дәвам итә

2021 елның 17 сентябре, җомга

Зәй районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны «Демография»милли проекты кысаларында ел саен диспансерлаштыруны узу өчен Зәй район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә. План буенча 2021 елда диспансерлаштыруга алтмыш яшьне узган 1178 авыл кешесе китерелергә тиеш. 2021 елның 17 сентябренә 860 кеше китерелгән, бу планның 73% ын тәшкил итә. Атна эчендә план-график нигезендә югарыда аталган категориядәге 20дән 30га кадәр граждан китерелә. Авыл гражданнары билгеләнгән көнне Зәй район үзәк хастаханәсенә «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсуслаштырылган автомобилендә киләләр, медицина тикшерүе узалар, кирәк очракта табибтан киңәшләр алалар. Тик, кызганычка каршы, хастаханәгә барырга кирәк дип санамаучылар да очрый. Бары тик авыл фельдшеры ярдәме белән генә мондый гражданны диспансерлаштыру кирәклегенә инандыра алалар. Вакытында үткәрелгән медицина тикшерүенең әһәмияте бәяләп бетергесез. Борынгы Гиппократ — борынгы дәвалаучы, «Медицина атасы» буларак тарихка кергән табиб һәм философ: «авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк», - диде. Ел саен диспансерлаштыруны узу иң иртә стадияләрдә сәламәтлек торышындагы проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә, ул чакта кеше үзе алар турында шикләнми, ә төп медицина үлчәүләрен башкарганда табиб кына тайпылышларны ачыкларга мөмкин. Авыл җирлекләренең берсендә яшәүче җитмеш яшьлек ир-ат 15 сентябрьдә хатыны һәм тагын өч авылдашы белән бергә диспансеризация үтү өчен Зәй үзәк район хастаханәсенә китерелде. Анкетаны тутырганнан соң аңа артериаль кан басымын үлчәү үткәрелде,ул вакытта ул 200 билгесеннән шактый югары иде. Диспансерлаштыруны үткәргән медицина бригадасы карары белән ир шунда ук хастаханәгә салынган, аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән, тикшерү уздырылган һәм тиешле дәвалау билгеләнгән. Гражданинның сүзләренә караганда, ул кан басымын сизмәгән, ә хәлсезлекне өлкән булуыннан кургән Һәм белгәнебезчә, ул нәкъ менә шул вакытта артериаль кан басымының – инсультның яки инфарктның куркыныч нәтиҗәләрен булдырмый калуга ирешкәндер. Бу факт ел саен үткәрелә торган диспансерлаштыруның мөһимлеген тагын бер кат раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International