Районның сайлау участокларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутатларын сайлауга старт бирелде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте рекомендацияләрен, җәмәгатьчелек фикерен сораштыруны исәпкә алып, быел сайлаулар өч көн 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак. Бүген 8: 00 сәгатьтә районда 64 участок сайлау комиссиясе ачылды, шуларның 44е - районда, 20се-шәһәрдә. Тавыш бирү 20: 00 сәгатькә кадәр узачак. Барлык сайлау участокларында да сайлаучыларның террорчылыкка каршы, янгын һәм санитар иминлеген тәэмин итү өчен шартлар тудырылган. Районның участок сайлау комиссияләре 8 сентябрьдә эшкә кереште һәм кирәкле технологик җиһазлар белән тәэмин ителде. Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны үткәрү көннәрендә, иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып сайлау участокларында күзәтү темасы кала. Зәй муниципаль районында оештырылган 64 участокта, сайлаулар узган көннәрдә, кандидатлар һәм сәяси партияләр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән 350 дән артык күзәтүче катнашача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International