1 сентябрьдән Зәй муниципаль районында традицион «Экстремизмга – юк! " айлыгы башланды. Айның беренче яртысында яшьләр сәясәте учреждениеләрендә, яшьләр үзәкләрендә һәм яшүсмерләр клубларында экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча чаралар узды. 3 сентябрьдә, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә, аерым алганда, Зәй политехник көллиятендә «Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне» дигән түгәрәк өстәл, «Син һәм мин - бер гаилә» дигән темага профилактик әңгәмә оештырылды. Ике атна дәвамында шулай ук профилактик чаралар үткәрелде, «Без экстремизмга каршы» темасына түгәрәк өстәл, «Терроризмсыз киләчәк» акциясе һәм «Терроризм-җәмгыятькә төп янау»темасына әңгәмә үтте. 30 сентябрьгә кадәр үтәчәк акция кысаларында бу юнәлештә эш тагын да дәвам итәчәк.