Район башлыгы "Завод ТЕХНО"ҖЧҖ филиалы хезмәт коллективы белән очрашты

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында булды. Разиф Галиевич коллективны агымдагы елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Филиал директоры Андрей Мамонтов кыскача предприятиенең җитештерү күрсәткечләре турында сөйләде. Район башлыгы исеменнән хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Сукбай этләрне тоту, җылылыкка коммуналь түләүләр, Боз сарае эше һәм башкалар буенча сораулар бирелде. Башлык предприятиедә коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнгән хезмәткәрләрнең югары проценты билгеләп үтте. Хезмәт коллективы белән очрашудан соң Разиф Галиевич экологик проектны гамәлгә кертү буенча яңа җиһазларны монтажлауның барышы белән танышты. Полимерлаштыру камерасының газ чистарту системасы җайланмалары сентябрь башында Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы мәйданчыгына куелган иде. 6 сентябрьдә завод командасы чит ил белгечләре белән берлектә монтаж эшләрен башлады. Әлеге җиһазлар полимерлаштыру камерасы фильтрыннан фенол һәм формальдегид ташлауның гомуми күләмен билгеләнгән дәрәҗәсеннән 95% ка киметергә мөмкинлек бирәчәк. Монтажны тәмамлау һәм эшләтеп җибәрү вакыты-сентябрь азагы. Киләсе елга шундый ук җиһазларны җитештерүнең икенче линиясенә сатып алу планлаштырыла. Бу Зәйнең 370 еллыгына үзенчәлекле бүләк булачак, без аны 2022 елда билгеләп үтәргә җыенабыз",-дип билгеләп үтте Разиф Галиевич. Шулай ук ул коллективка җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International