Район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында булды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Сәфәр барышында Разиф Галиевич 1 нче , 5 нче урта мәктәпләрдә булды, анда азык-төлек блокларын һәм функциональ зоналарны ремонтлау барышы белән танышты, 24 фатирлы йорт, футбол манежы төзелешендә булды. «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча район башлыгы Никифоров,71, Гагарин, 53а, Ленин, 25 йорты ишегалларындагы эш барышы белән танышты. Район башлыгы белән берлектә әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Р.Г. Кәримов подрядчы оешма җитәкчеләренең игътибарын эшләрнең сыйфатына һәм срокларына юнәлтте, җаваплы кешеләргә тиешле күрсәтмәләр бирде. Башлык сүзләренә караганда, иң беренче чиратта - халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү мәсьәләсе тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International