Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен йөреп чыкты

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрен карап чыкты, урып-җыю, туфрак эшкәртү һәм уҗымнарга туфрак әзерләү барышы белән танышты. Бүгенге көндә бөртекле культуралар 18,5 мең га мәйданда җыеп алынган, бу 56% тәшкил итә. Һәр көнне 1000-1100 га мәйданда бөртекле культуралар җыялар, шундый темпларда урып-җыюны 10 августка төгәлләү планлаштырыла. Уртача уңыш 22 ц/га тәшкил итә. Урып- җыю,  туфрак эшкәртү белән беррәттән,  салам җыю эшләре дә кызу темплар белән алып барыла. Шикәр чөгендере өчен туфракны төп эшкәртү минераль ашламалар кертеп башкарыла, бер гектарга 2,5 ц хлор һәм 1,25 ц аммофоска кертелә. Рейд барышында район башлыгы механизаторлар белән очрашты, комбайнчыларның хезмәт хакы, техника куркынычсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрелде. Тикшерү барышында «Зәй» агрофирмасында шикәр чөгендерен карадылар, анда 68 гибрид чөгендер чәчелгән. Корылыкка чыдам сортларга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International