Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев «ЭКОяз-2021» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын үткәрде. Чара башында ул барлык катнашучыларга әйләнә-тирәлеккә игътибарлы карашлары өчен рәхмәт белдерде. Акция ике этапта, район күләмендә: 1 апрельдән 14 майга кадәр, республика күләмендә: 2021 елның 15 маеннан 31 маена кадәр уздырылды. «ЭКОяз– 2021" район этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы балалар бакчалары бүләкләнде: 1 урын - «Шатлык» балалар бакчасы, 2 урын - «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы, 3 урын - «Кояшкай» балалар бакчасы һәм иң яхшы мәктәпләр: 1 урын - Якты Кул мәктәбе, 2 урын - 5 нче мәктәп, 3 урын - 1 нче мәктәп. Зәй муниципаль районында «ЭКОяз 2021» республика конкурсын үткәрү кысаларында: "Иң яхшы балалар бакчасы "номинациясендә "Шатлык" балалар бакчасы, «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә «Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе», «Иң яхшы гаилә» номинациясендә Ходжаевлар гаиләсе, "Иң яхшы ишегалды" номинациясендә «Ышаныч» ШМШ, «Иң яхшы предприятие» номинациясендә «Татэнерго» АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ җиңде. Җиңүчеләргә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.