Бүген Казан шәһәренең "КАИ ОЛИМП" мәдәни-спорт комплексы базасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Өченче яшь" пенсионерларының республика спартакиадасы узды. Спартакиада программасы нигезендә йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс буенча ярышлар узды. Зәй муниципаль районы командасы Спартакиада да уңышлы чыгыш ясады. Гыйльманова Фәния өстәл теннисы буенча ярышларда бронза призер булды, ә Пискунова Валентина дартста бронза медаль яулады.