28 июнь көнне “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында “Елмаю” клубында социаль хезмәт алучылар өчен “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән чара узды. Чараның төп максатлары һәм бурычлары: тәмәке төтененең, алкогольнең һәм наркотикларның кеше организмына зыяны турында белемнәрне формалаштыру; зарарлы гадәтләргә карата әхлакый позиция эшләү; балигъ булмаганнарны сәламәтлегеңне формалаштыру һәм саклау эшчәнлегенә җәлеп итү; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар, кеше өчен сәламәтлекнең мөһимлеге турында сөйләштеләр. Ә аннары энтузиазм белән рәсем конкурсында катнаштылар, асфальтта сәламәт яшәү рәвешен, спортны, дөрес туклануны пропагандалаган рәсемнәр ясадылар. Үз эшләрен шәрехләп, балалар нинди гадәтләрнең зарарлы булуын, ә кайсыларының киресенчә, мөһимлеген аңлаттылар. Балалар дөрес туклану буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр, үзләренең көн режимы һәм сәламәтлекне ныгыту ысуллары турында сөйләделәр.