Зәйдә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Зәй хәрби комиссариатында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте. Комиссия әгъзалары алдына медицина тикшерүен уңышлы узган 18 егет басты. Комиссия әгъзалары солдатларның шәхси эшләре белән таныштылар. Мәсәлән, алар нигездә, безнең политехник көллияттә укыганнар. Белгечлек буенча диплом алу белән беррәттән, аларның күбесе көллияттә һәм ДОСААФ автомәктәпләрендә укып, машина йөртү хокукы да алганнар. Район башлыгы, шулай ук комиссия әгъзалары егетләрнең физик әзерлегенә ныклы игътибар иттеләр. Булачак солдатларның һәркайсы белән әңгәмә үткәрелде. Комиссия әгъзалары егетләргә армия мәктәбен лаеклы узуларын, әти-әниләренә борчу тудырмыйча хезмәт итеп кайтуларын һәм яраткан һөнәрләре буенча эш табуларын теләделәр. РФ Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International