Бәйрәм чаралары 27 июньдә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге парк- 2 дә узды. Сәхнәдән шәһәр һәм район яшьләрен, шулай ук бәйрәм кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы сәламләде. Ул үз чыгышында район яшьләренә изге теләкләрен җиткерде. "Бүген без укуда, иҗатта, спортта зур өметләр баглаган район яшьләренең күп кенә вәкилләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Тормыштагы уңышка сезгә өлкән буын үрнәге, аның тәҗрибәсе һәм зирәклеге ярдәм итсен. Тормышыгыз якты, күңелле, вакыйгалар белән тулы булсын һәм сезнең язмышыгыздан туган як тарихы язылуын онытмагыз, киләчәктә аның үсеше сезгә бәйле!"- дип билгеләп үтте. Аннары Эмиль Эдуардович бүләкләү тантанасын үткәрде. Идарәнең иң лаеклы хезмәткәрләре һәм яшьләр активы төрле бүләкләр алдылар. Алар арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының, Район башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына, район Башкарма комитеты яшьләр эшләре буенча идарәсенең Рәхмәт хатларына ия булучылар күп булды.