Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырды
2021 елның 25 июне, җомга
2021 елда Зәй муниципаль районында мәктәпне 162 кеше тәмамлады. Алар – шәһәребезнең №2, №3, №4, №6, №7 мәктәпләре, Татар Гимназиясе, Сәвәләй, Бигеш, Түбән Биш, Кадер мәктәпләрен тәмамлаучылар. Алар арасында: 28 кеше - «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә, Бердәм дәүләт имтиханында рус теле буенча 100 балл алган 2 укучы-2 нче мәктәп укучысы Миңнехуҗина Диана һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 7 нче мәктәп укучысы -Жильцова Екатерина. 9 чыгарылыш сыйныф укучысы-республика һәм Бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре. 78 чыгарылыш сыйныф укучысы ГТО комплексының аерымлык билгеләре белән – 70е алтын, 7се - көмеш һәм 1се бронза белән бүләкләнде. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов 7 нче мәктәпне тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырды. Мәктәптә урта гомуми белем турындагы аттестатларны -36 унберенче сыйныф укучысы алды, 7 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә дәгъва кыла. Сәхнәдән чарада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады: «Кадерле балалар! Тормышыгызның яңа этабы башлана. Ул нинди булачак-күбесенчә сездән тора. Сезнең инициативагыз, үз көчегезгә ышаныч һәм алга барырга теләкләрегездән. Сез чыгарылыш имтиханнары кебек катлаулы сынауны намус белән үттегез, һәм без сезнең алда тормыш куячак барлык бурычларны да уңышлы үтәрсез дип ышанабыз. Хөрмәтле укытучылар! Сез аларга бу катлаулы мәктәп юлын узарга ярдәм иттегез, алар алдында белем һәм фәннең гаҗәеп киңлекләрен ачтыгыз, куелган максатка барырга һәм хаталар өстендә эшләргә өйрәттегез. Бөек хезмәтегез, гаҗәеп игелек һәм зур сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә һәрвакыт шундый акыллы, игелекле, эчкерсез, юмарт һәм шат күңелле булып калуыгызны телибез. Кадерле әти-әниләр! Менә сезнең балалар тормышында иң онытылмас бәйрәмнәрнең берсе — Чыгарылыш кичәсе дә килеп җитте. Әмма, бу алар өчен генә түгел, ә сезнең тормыш өчен дә мөһим вакыйга. Бүген сезнең балалар үз-үзләре һәм казанышлары белән горурлансын өчен күпме түземлек, хезмәт һәм вакыт кертүегезне күз алдына да китереп булмый. Без сезгә ничек авыр булуын беләбез, шуңа күрә сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә һәм балаларыгызның белемгә таба юлы җиңелрәк булсын, сабырлык беркайчан да югалмасын, горурлык өчен сәбәпләр тагын да арта барсын иде. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Без сезгә дөрес сайлау ясарга, яраткан һәм кирәкле һөнәрне үзләштерергә ярдәм итәрлек юлга басуыгызны телибез. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз. Иң яхшылары булырга тырышыгыз! Туган шәһәребез, республика һәм илебез хакына ачыш һәм казанышлар, уңышлар сезгә!». Балаларны бәйрәм белән шулай ук мәктәп директоры Игорь Биканов, педагоглар һәм ата-аналар котлады. Район җитәкчелеге катнашында аттестатлар тапшыру башка мәгариф учреждениеләрендә дә узды. Бүген шулай ук «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында «Чыгарылыш балы» бәйрәм программасы узачак. Мәктәпнең горурлыгы-Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ижауда укуларын дәвам итүчеләр яки дәрәҗәле югары уку йортларын уңышлы тәмамлаучылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
12
май, 2026 ел
Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр Советының тугызынчы утырышы узды
Бүген Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр Советының тугызынчы утырышы узды.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннары ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз