Район башлыгы Разиф Кәримов «Аккорайд Уилз Руссиа» ҖЧҖендә булды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов «Аккорайд Уилз Руссиа»ҖЧҖендә булды. Предприятие Россиядә йөк һәм җиңел автомобильләр өчен штампланган тәгәрмәчләрне иң эре җитештерүче булып тора. «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ заводы «КАМАЗ» ГАҖ һәм «АВТОВАЗ»ГАҖ ны тәгәрмәч дисклары белән бердәнбер тәэмин итүче. Компания продукциясен эре җыю предприятиеләре-«НЕФАЗ» ГАҖ, «МАЗ-БЕЛАВТОМАЗ» ААҖ, Беларусь Республикасы, «ИСУЗУ РУС», Ульяновск шәһәре, «УралАЗ» ГАҖ, «Волгобас» ҖЧҖ, Волжск шәһәре. «Йөк һәм җиңел автомобильләр өчен тәгәрмәчләр җитештерүне булдыру һәм модернизацияләү" проектын гамәлгә ашыру предприятиегә җиңел көпчәкләр номенклатурасын киңәйтергә һәм җыю конвейерлары өчен продукция китерүне башларга мөмкинлек бирде. Милекчене алыштыру предприятие һәм аның хезмәткәрләре өчен өстәмә мөмкинлекләр ачты. Accuride компаниясе стандартларын Зәй һәм Тольятти шәһәрләрендәге җитештерү мәйданчыкларында кертү буенча актив эш алып барыла. 2021 елда Hyundai, VW өчен яңа көпчәкләр җитештерү, Kamaz өчен җиңеләйтелгән тәгәрмәчләр җитештерүне үзләштерү планлаштырыла. Район башлыгы Разиф Кәримовның җитәкчелек һәм хезмәт коллективы белән очрашуы барышында предприятиенең киләчәктә социаль-икътисади үсешенә кагылышлы һәм яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан профилактик чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International