Зәйдә "Чын халык холкы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырылды

2021 елның 23 июне, чәршәмбе
23 июнь көнне «Шатлык «социаль ярдәм күрсәтү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ял итүчеләре өчен, Россия театр һәм кино актеры Валерий Сергеевич Золотухинның тууына 80 ел тулуга багышланган «Чын халык холкы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать уздырды. Очрашуда катнашучылар яшь чакларына әйләнеп кайттылар, яраткан актерлары катнашында кинофильмнардан өзекләр карадылар, аның башкаруындагы җырларны тыңладылар. Чарада Валерий Золотухинга багышланган күргәзмә эшләде, анда Золотухин әсәрләре, аның турында китаплар, аның кинофильмнарыннан кадрлар тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International