Зәйдә мәктәп укучылары олимпиадаларының бөтенроссия һәм республика этапларында җиңүчеләрне хөрмәтләү, Ринат Фәрдиев исемендәге махсус премияне тапшыру булды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе
16 июнь көнне хакимиятнең зур залында мәктәп укучылары олимпиадаларының бөтенроссия һәм республика этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү, Ринат Фәрдиев исемендәге махсус премияне тапшыру булды. Премияне 3 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Шишкин Иван алды. «Сәләтле укытучы – сәләтле укучы» башлыгы грантын шәһәр һәм район мәктәпләреннән 37 укучы һәм 36 укытучы алды. Укучыларның әти-әниләре Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International