15 июендә Зәй җирен төзек, матур итү өчен, уңайлы шартлар тудыруга зур көч куйган, районыбыз икътисади-социаль үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, Ринат Шәеховичка исән булса 65 яшь тулган булыр иде. Бүген аның исемен йөрткән паркта, истәлек билгесе янында искә алу чарасы узды. Бирегә аның туганнары, якыннары, фикердәшләре, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре җыелды. Алар Ринат Шәехович турында хатирәләрен яңартты, аның истәлегенә куелган монументка чәчәкләр куйдылар. Ринат Фәрдиев эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә дә чарада катнашучыларны битараф калдырмады. Үзләренең Ринат Шәехович турындагы җылы хәтирәләре белән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Югары Пәнәче авылы җирлеге башлыгы Мөнир Хәбибулла улы Туктаров бүлештеләр. Чара барышында гармунда Ринат Шәеховичның яраткан моңнары башкарылды.