Районның аграр өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Агросәнәгать производствосындагы казанышлары, актив җәмәгать эше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, элек Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең Зәй муниципаль районындагы җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы булып эшләгән Шәфыйк Фатыйх улына «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде. Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең Зәй районы җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру һәм электрлаштыру буенча консультанты Рәхимов Марсель Хәйдәр улы бүләкләнде. Намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, «Зәй шикәре» агрофирмасы ҖЧҖ баш бухгалтеры Галиева Гөлнур Нуртдин кызына, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем «Зәй шикәре» агрофирмасы тракторист – машинисты Валерий Григорьевич Ильинга бирелде. Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өлкәсендә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүгә зур өлеш кертүе өчен, "Восток" агрофирмасы" ҖЧҖ әйдәп баручы агрономы Ханнанов Генар Габделбәр улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.