Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Ихлас күңелдән сезне татар халкының иң күркәм бәйрәмнәреннән берсе - язгы кыр эшләре тәмамлануны символлаштыручы Сабантуй бәйрәме белән котлыйм! Сабантуй туган җиребезнең матурлыгын, тормыш символы булган икмәкнең әйтеп бетергесез бәһасен данлый һәм барлык зәйлеләрнең иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме булып тора. Безнең милли бәйрәмебез барлык милләт кешеләрен җыя, борынгы традицияләр һәм хәзерге заманны берләштергән бай һәм кызыклы программасы, спорт ярышлары белән күпләгән кунакларны үзенә тарта. Җир-Анага хөрмәт күрсәтеп, үзләренең көндәлек хезмәте белән районыбыз, республикабыз социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүче, чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаган агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә аерым котлау сүзләре җиткерәсе килә. Туган җиребезгә игътибарыгыз һәм тугрылыгыгыз, район үсешен кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле авыл эшчәннәре! Сабантуй бәйрәме бик күп онытылмас, якты тәэсирләр бүләк итсен, һөнәри уңышлар өчен яңа этәргеч булсын! Һәммәгезгә дә сәламәтлек, шатлык, иминлек телим!