Район башлыгы Разиф Каримовның Россия көне белән котлавы

2021 елның 11 июне, җомга

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Россиянең төп дәүләт бәйрәме үз Ватанына чын күңелдән бирелгән һәм илебезнең, халкыбызның тарихы белән горурланучы, илебезне көчле һәм чәчәк атучы дәүләт итеп күрергә теләүчеләрне берләштерә. Бу көн һәркайсыбызның үз хезмәте һәм таланты белән дәүләтнең алга таба чәчәк атуына катнашы булуны белдерә. Лаеклы киләчәк уртак тырышлык, иҗади һәм нәтиҗәле эш таләп итә. Зәйлеләр үз белемнәрен һәм көчләрен район һәм республика үсешенә кертеп, бөек Россиянең тагын да ныгуына ярдәм итәр дип ышанам, чөнки илнең көче һәм дәрәҗәсе аның шәһәрләре һәм төбәкләренең уңышларына бәйле. Барыгызга да изге башлангычларыгызда уңышлар, үз көчегезгә ышаныч, оптимизм, максатка ирешүдә үҗәтлек телим. Йортларыгызда үзара аңлашу һәм татулык, рухи җылылык һәм уңайлылык, иртәгәсе көнгә ышаныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International