Зәйдә электр челтәрләре административ-көнкүреш корпусының яңа төзелгән бинасы тантаналы рәвештә ачылды

2021 елның 11 июне, җомга
Бүген Зәйдә район электр челтәрләре административ-көнкүреш корпусының яңа төзелгән бинасын тантаналы рәвештә ачу булды. Яңа объект төзелеше 2020 елның июнендә башланды. Заказчы, подрядчы һәм проект оешмалары, тәэмин итүчеләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә заманча яңа бина төзелде. Бина тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да офис проектларына инновацион якын килү үрнәге булып тора. Яңа бинада 80нән артык кеше эшли, аларга нәтиҗәле эшләү өчен иң яхшы хезмәт шартлары тудырылган. Тантаналы чарада «Челтәр компания»се акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары-техник директор Илшат Галимҗанов, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов катнашты һәм чыгыш ясады. Тантанага, шулай ук, подрядчы оешма вәкилләре һәм энергосистема ветераннары чакырылган иде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республиканың энергетика тармагын үстерүгә керткән өлеше, шулай ук Зәй РЭСы яңа бинасын төзүдә һәм ачуда актив катнашканы өчен, Зәй электр челтәрләре башлыгы Лукин Олег Анатольевичка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Рәхмәте Зәй районы электр челтәрләренең оператив төркеме инженеры Игнатьев Константин Дмитриевичка белдерелде. 7 кеше Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Подрядчы оешмалар вәкилләре "Челтәр компания"се акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Зәй электр челтәрләре районы Зәй шәһәре һәм Зәй районы территориясендә 1900 квадрат километр, 53 меңнән артык халкы булган 87 авыл торак пунктына хезмәт күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International