Зәйдә “Минем Ватаным- Россия” дип аталган чара узды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе
12 июнь - Россия көне! Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Бәйрәм көне алдыннан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 3 нче урта мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен "Ватаным-Россия" дип исемләнгән чара узды. Балалар рус тарихы битләренә сәяхәт кылдылар: аның территориясендә күпме халык яшәвен белделәр, илебездә яшәүче милләтләрне атадылар, данлы Ватаныбызның символларын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм Ватаныбызга сакчыл карарга, аны якларга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International