«Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы - 2021

2021 елның 9 июне, чәршәмбе
27 июньнән 12 августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы - 2021 узачак. Форумның максаты - әйләнә-тирәдәгеләрне хәрәкәткә җәлеп итүче, гаиләнең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлтелгән профессиональ яшьләр бергәлекләре формалаштыру. Быел 5 тематик смена узачак: - «Буынның тавышы» (5-11 июль); - «Россия - мөмкинлекләр иле» (13-19 июль); - «Россиядә эшләргә» (21-27 июль); - «Сәясәт: яңа мәсьәләләр» (29 июль - 4 август); - «Ватанга хезмәт» (6-12 август). Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнашачак. Форумда катнашу өчен «Россия яшьләре» АИС платформасында: https://grants.myrosmol.ru/events/698558a3-95da-4189-8687-c07ad4499c0 теркәлү узарга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International