Бүген халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль тармак хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Социаль тармакта район-шәһәрдә 89 хезмәткәр эшли. Алар өлкәннәрне дә, физик мөмкинлеге чикләнгәннәрне, балаларны да колачлый. Бәйрәм тантанасында ветераннарның урыны түрдән булды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов катнашты һәм үз чыгышында әлеге тармак эшчәнлегенең аеруча кирәклеген һәм мөһимлеген ассызыклады. Пандемия чорында социаль тармак эшчәнлеге, социаль хезмәткәрләрнең кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтүләре аеруча игътибарга лаек. Разиф Галиевич чыгышында бу турыда аеруча киңрәк тукталды, аның игътибарыннан, районда башкарылган эшләр, социаль-икътисади торыш, вакцинация, Сабантуйга әзерлек барышы да читтә калмады. - Социаль хезмәткәрләр - игътибарлы, кайгыртучан, чит кеше хәленә битараф булмаган, киң күңелле, зур йөрәкле кешеләр алар, сезнең хезмәттә иң мөһиме - кешеләрне ярату ул. Без сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәтле, имин, сәламәт яшәгез, -диде Разиф Кәримов, залда утыручы тармак хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. Ул аларны ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗинаның да хезмәттәшләренә әйтер сүзе күп булды. Ул аларга җылы ихлас бәйрәм котлавын ирештереп, алга таба да шулай бердәм булып, авырлыклар алдында каушап калмыйча эшләргә чакырды. Тантанада социаль хезмәткәр Наталья Феофановага ТР Президенты Рәхмәте белдерелде, «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге директоры Людмила Симоновага - ТР Дәүләт Советы, аның урынбасары Светлана Салога ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты тапшырылды. Социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, социаль хезмәткәрләр Рано Абрамова, Елена Зверева, Светлана Шишканова, Галина Кузьмина -ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Мактау грамотасы, Җәмилә Гайнуллина, Людмила Жирикова, Гөлфирә Ибраһимова, Валентина Каменская, Гөлфия Кашапова, Эльмира Сафиуллина, Энҗе Хуҗина, Ирина Хөсәенова, Гөлнара Шәрипова министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бер төркем хезмәткәрләр район башлыгы Рәхмәт хатларына ия булды. Бәйрәм тантанасы котлау-чыгышлар белән үрелеп барды һәм бер сулышта узды. "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәренең дәртле җырлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле социаль тармак хезмәткәрләренең көчле алкышлар астында район башлыгына Рәхмәт хаты тапшыруы булды. Бәйрәм социаль хезмәткәрләр гимнын күмәк башкару белән тәмамланды.