4 июнь көнне Аксубайның "Юность" стадионында 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнарның Татарстан Республикасы беренчелеге узды. «Аксубай»ның Аксу– Нурлатның "Факел" командалары - 2:2, Җәлил шәһәренең 1 нче урта мәктәбе - Зәй шәһәренең «Барс» командасы - 0:10, Нурлат шәһәренең «Факел» - Җәлил шәһәренең 1 нче мәктәп командасы - 5:0, Аксубайның «Аксу» һәм Зәй шәһәренең "Барс" командалары 0:0 булды. «Барс» командасы әлеге ярышларның финалына чыкты ( команданың тренеры Бикмеев Р. Р.).