2021 елның 12 июнендә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Сабантуй бәйрәменең төп сәхнәсендә «Сабантуй гүзәле-2021» бәйгесе узачак. Конкурста 18 дән-30 яшькә кадәрге татар телен һәм милли гореф-гадәтләрен яхшы белүчеләр катнаша ала. Конкурста җиңүче 60000 (алтмыш мең) сумлык диңгезгә туристик юллама белән бүләкләнә, башка катнашучыларга да бүләкләр һәм дипломнар биреләчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 7-07-81, 3-27-43.