Зәй муниципаль районында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрле яшүсмерләрне эшкә урнаштыру компаниясе башланды. 2021 елда «Яшьләр үзәге» МБУ җәйге чорда эшкә 170 яшүсмерне кабул итәчәк, алар түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк: педагогик отряд, яшелләндерүчеләр отряды, социаль ярдәм отряды һәм пляж хезмәткәрләре. Күпләп яшелләндерүчеләр отряды җәмәгать урыннарында: паркларда, скверларда, яр буйларында тәртип урнаштырачак. Социаль ярдәм отряды җирле бюджет оешмаларына ярдәмгә җибәреләчәк: китапханә, шәһәр архивы, военкомат, анда документлар белән эшләүдә ярдәм итәчәкләр. Пляж хезмәткәрләре Зәй-2 микрорайонында пляж территориясен тәртипкә китерәчәк. Ә «Легенды 17» педагогика отряды «Минем ишегалды лагере» проектында ишегалды мәйданчыклары кураторлары булып эшләячәк, районыбыз балалары өчен иҗади, спорт һәм интеллектуаль чаралар оештырачак. Яшүсмерләр июнь, июль һәм август айларында аерым эшли алалар, шулай ук берничә айны үзләре теләгәнчә сайлый алалар. Эш графигы дүшәмбедән җомга көнгә кадәр ике яки өч сәгать, ә яшүсмерләрнең хезмәт хакы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән бирелүче субсидияне исәпкә алып, 4000 нән 6000 мең сумга кадәр булачак. Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен Яшьләр эшләре идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, аның офисы сәламәтлек мәктәбендә урнашкан (Ленин урамы 26а), т. 7-52-84.