«Кояшкай» балалар бакчасында экологик тәрбия

2021 елның 25 мае, сишәмбе
Кадер авылы “Кояшкай” балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр. Балалар кышкы айларда гөлләргә су сибү, суган үстерү, туфрагын йомшарту белән шөгыльләнсә, җәйге айларда бакчада чәчәк түтәлләрен тәрбиялиләр. Иртә язда, клумбаларга утырту өчен, орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәләр. Көндәлектә кайчан утыртылуын, күпмегә үсүен күзәтеп баралар. Балалар көн саен су сибәләр, төпләрен йомшарталар- бик кызыксынып үсүен күзәтәләр. Утырту, үстерү генә дә никадәр хезмәт сорый икән бит! Ә эш барышында тәрбиячеләр балаларны сакчыллыкка, әйләнә – тирәдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтәләр. Ел әйләнәсендә балаларны экскурсияләргә йөртәләр. Табигать кочагына оештырылган экскурсияләрдә балалар үсемлекләр, хайваннар, кош – корт, бөҗәкләр дөньясы турында булган мәгълүматларын тагын да тирәнәйтәләр. Елның төрле фасылларында әлеге теманы яктырту йөзеннән уздырылган акция, бәйрәм, бәйгеләрдә катнашу да балаларыбызның белемнәрен ныгытырга ярдәм итә. Табигатьне яратыйк һәм саклыйк, дуслар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International