Зәйдә медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасының зона этабы узды

2021 елның 21 мае, җомга

Зәйдә медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасының зона этабы узды. Анда 6 районның медицина хезмәткәрләре -Зәй, Азнакай, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Чистай районнары очрашты. Спартакиада түбәндәге спорт төрләре буенча узды: волейбол, шахмат, йөзү, җиңел атлетика, аркан тарту, өстәл теннисы. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны - Алабуга районы үзәк хастаханәсе командасы, 2 урынны - Чистай районы үзәк хастаханәсе, 3 урынны - Азнакай районы үзәк хастаханәсе, 4 урынны - Лениногорск районы үзәк хастаханәсе, 5 урынны - Зәй районы үзәк хастаханәсе, 6 урынны Баулы районы үзәк хастаханәсе алды. Аерым спорт төрләре буенча безнең район нәтиҗәләре түбәндәгечә: ир-атлар командалары арасында җиңел атлетика буенча-2 урын, йөзү һәм өстәл теннисы буенча-3 урын. Командаларга мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призлы урыннар алмаган районнарга шулай ук актив катнашканнары өчен кубоклар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Спартакиада-корпоратив рухны ныгытуда тагын бер адым. Спорт көрәшендә берләшкән коллективлар, эшчәнлекләрендә килеп туган катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә дә сәләтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International