Зәйдә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы узды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район Советының һәм Башкарма комитетының җитәкче составы, депутатлар корпусы, ассамблея вәкилләре, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, Халыклар дуслыгы йортлары, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, яшьләр ассамблеясенең яшь лидерлары катнашты. Утырышта катнашучылар һәм кунаклар «Алтынчәч» балалар бакчасында булдылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштылар. Күчмә утырышның пленар өлеше «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Мәйданда кунакларны кулдан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе каршы алды. Яңартылган үзәк мәйданда авыл мәдәният йортлары чатырларында Татарстанда яшәүче төрле халыкларның милли ризыклары һәм кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. Район һәм шәһәрнең фольклор коллективлары кунакларны концерт номерлары белән сәламләделәр. 2021 елны без районда «Туган як елы» - дип игълан иттек. Татарстанда ул туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак уза. Бу кыйммәтләр, алар беркайчан да әһәмиятен югалтмый. Һәр кешегә туган теле, туган ягы якын. Безнең бурыч -туган телләрне үстерү, туган як тарихын өйрәнү мәсьәләләренә яңача якын килү, моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү. Бүген сез район мәгариф һәм мәдәният оешмаларының халкыбызның милли йөзен саклау, телгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү эшчәнлеге белән таныштыгыз. Районда алдынгы тәрбиячеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре эшли, алар үз эшләренең чын осталары. Аларга төрле буын вәкилләре белән эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Соңгы елларда шәһәр һәм авыл мәктәпләрен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды, күп функцияле үзәкләр, клублар, универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. Өстәмә белем бирү мәсьәләсе дә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аларның эшчәнлеге Татарстан Республикасының телләр турындагы Законы нигезендә гамәлгә ашырыла. Телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләрендә һәркем эшне үзеннән башларга тиеш. Районда барлык рәсми һәм мәдәни чаралар, спорт ярышлары рус һәм татар телләрендә үткәрелә, җитәкчеләребез халык алдында ике телдә чыгыш ясый. Без телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өстендә зур җаваплылык белән эшлибез, үсеп килүче буынга безнең халык өчен кадерле булган нәрсәләрне тапшырабыз», - диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов. ТР Дәүләт Советы Рәисе – Ассамблея Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Соңгы вакытта без төрле шәһәр һәм районнарда күчмә утырышлар форматында Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумы утырышларын уздыра башладык. Ә чараларга килгәндә, барлык районнарда да туган телне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар бер үк төрле күренә, әмма һәр районның үз спецификасы, кабатланмас йөзе бар. Зәй районында һәр милләтне үстерү өчен рухи һәм матди база булдырылган. Моңа без бүген тагын бер кат инандык. Һәр кеше үз тарихын, үткәнен, гореф-гадәтләрен, туган телен яхшы белергә тиеш. Шуннан башка ул башка халыкларга хөрмәт белән карарга өйрәнмәячәк. Халыклар дуслыгы - безнең иң зур байлыгыбыз». Утырышта шулай ук районда эшләп килүче рус һәм чуаш иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Лидия Нестягина һәм Светлана Инькова чыгыш ясадылар. Аларга, шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапковка Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International