Бүген Зәйдә район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә дүртенче чакырылыш район Советының унберенче утырышы һәм дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының унынчы утырышы узды. Көн тәртибенә 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына район һәм шәһәр бюджеты, район җирләреннән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр кертелгән иде. Утырышта шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары сайланды. Ул-элек Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкарган Петр Сергеевич Уразайкин. Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр белән, районның финанс-бюджет палатасы рәисе П.А. Байрашев, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Р. Р. Исламова чыгыш ясады. Утырышка район һәм шәһәр Советы рәисе Разиф Гали улы Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International