«Агач яшен ничек белергә?»

2021 елның 15 мае, шимбә
«Кызыл калфак» балалар бакчасы территориясендә бик күп төрле агачлар үсә. Кайберләре инде күптән утыртылган, кайсылары соңрак. Өлкән төркем тәрбиячесе Надежда Сергеевна балаларга тикшеренү үткәрергә тәкъдим итте. Балалар бу идея белән бик кызыксындылар һәм агачларның якынча яшен санап чыгардылар. Иң иске агачлар "Лукоморье" төркеме участогында үсә икән, бу тирәк һәм каен, аларга 50 елдан артык, чыршыга 40 ел, ә иң яшь агачлар - алма, аларга 30 елга якын. Экологик тәрбия кысаларында менә шундый кызыклы һәм танып-белү тикшеренүе үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International