14 май көнне «Гаилә көне» н бәйрәм итү кысаларында район ГХАТ бүлегендә 15, 20, 30 ел бергә гомер иткән юбилярларны котладылар. Чарага Вәлиәхмәтов, Забурдаев, Прокопьевлар гаиләләре чакырылган иде. Алар ирле-хатынлы, бергә-бергә тату яшиләр, яшь буынга үрнәк булып торалар. Гаиләләрнең девизы «Мәхәббәт барыннан да өстен!». Иң кызыклысы очрашуга килүчеләр үзләренең ныклы гаилә серләре белән дә уртаклаштылар.