Зәйдә Икътисади советның чираттагы утырышы узды

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә муниципаль районның Икътисади советы утырышы узды. Утырышта «Авторитет» транспорт компаниясе» ҖЧҖнең 2020 ел эшчәнлеге йомгаклары, 2021 елның 1 кварталына һәм 2021 елга перспектив планнар турында» нотык белән участок башлыгы – «Авторитет» транспорт компаниясе» ҖЧҖ директоры Александр Басыйров чыкты. «АВТОРИТЕТ ТРАНСПОРТ КОМПАНИЯСЕ» ҖЧҖ 2014 елның 21 июненнән эшчәнлек алып бара. Бүгенге көндә, муниципаль контрактлар нигезендә, 5 шәһәр маршрутына хезмәт күрсәтә. Болар: «Автовокзал – Агропромпарк – Үзәк өлеш (Зәй-2); «ЦРБ-СХТ», «Автовокзал – Карамалы бистәсе», «35 нче квартал – Перцовка» һәм май аеннан сезонлы маршрут – “Зәй – “Алмалык” бакча ширкәте”; шулай ук 3 юнәлештә шәһәр яны маршрутлары: Зәй – Сармашбаш – Зәй, Зәй – Бохарай – Зәй, Зәй – Төги – Зәй. “Татэнерго” АҖнең Зәй ГРЭСЫ филиалының 2020 елда, 2021 елның 1 кварталында эшчәнлек йомгаклары һәм 2021 елга перспектив планнары турында» икенче доклад белән филиал директоры Дмитрий Прохоров чыгыш ясады. Амбициоз проект - 850 МВт егәрлекле яңа энергоблок төзү. Иске ТЭЦларны модернизацияләү программасы кысаларында төзеләчәк пар-газ җайланмасына Россия Федерациясендә әлегә аналоглар юк һәм бу, кулланучылар өчен бәяне киметү бәрабәренә, безнең станциягә электр энергиясе базарында нәтиҗәле көндәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк (экономия елына 7 млрд. сум тәшкил итә). Чыгышларны тыңлаганнан соң, Икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Утырышка йомгакны район башлыгы Разиф Кәримов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International