Бүген Зәй политехника көллияте базасында чираттагы чакырылыш алдыннан тантаналы шартларда “Армиягә чакырылучы-2021” бәйрәме оештырылды. Армиягә чакырылучылар көне - Ватаныбызны саклаучылар бәйрәме ул. Безнең илдә Ватанны саклаучыларга һәрвакыт зур хөрмәт булды. Бүгенге бәйрәмне тантаналы рәвештә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы ачты. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәрби комиссар - Әгъләмҗанов Айрат Фоат улы, запастагы офицер, «Сугышчан туганлык» җәмгыяте әгъзасы, Чечня сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Бариев Рәис Шамил улы, «Билал» мәчетенең имам- хатыйбы Илсур Хаҗипов мөрәҗәгать итте. Бәйрәм азагында барлык кунаклар һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен кавер - КАМАband төркеме чыгыш ясады.