Район башлыгы 88 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген 88 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә Россия янгынчылыгының 372 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Янгын сагы-тиз арада хәл итү өчен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе. Бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин Указы белән 1999 елда гамәлгә куелды. Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Разиф Галиевич коллективның җайга салынган эшен билгеләп үтте, югары профессиональлек, кыюлык һәм оперативлык өчен рәхмәт белдерде, авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде, үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга чакырды. Бәйрәм парады бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Россия янгынчылыгы оешуның 372 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, намуслы хезмәте, Зәй муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән өлеше өчен, 7 кеше Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән, 6 хезмәткәр Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International