4 нән 8 майга кадәр (һава шартларына бәйле рәвештә) «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары филиалы белгечләре Р.Ш.Фәрдиев исемендәге, Рафыйков урамы янындагы паркта, шулай ук Мирный бистәсе паркы территорияләрендә аккрицид эшкәртү (талпаннарга каршы) үткәреләчәген искәртә. Бу көннәрдә паркта йөрүдән тыелып тору, парк һәм скверларда булганда җирдән берни дә алмау, анда булган очракта кулларны яхшылап юу һәм антисептик белән эшкәртү мөһим.