Зәйдә пенсия яшендәге хезмәткәрләр белән очрашу узды

2021 елның 30 апреле, җомга
29 нчы апрельдә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгече һәм Зәй районы клиент хезмәте белгече (бүлек хокукларында) "Зәй элеваторы"ның пенсия яшендәге хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу гражданнарга бирелә торган ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылды. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгече Ләйсән Баһаветдинова чарада катнашучыларга "Россия эше" порталы мөмкинлекләре, «Демография» милли проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләде. Зәй районы клиент хезмәте белгече (бүлек хокукларында) Лилия Рәхимҗанова пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр буенча консультация бирде. Чара барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International