Җиребезне саклыйк!

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген Чыбыклы мәктәбендә Экология көне узды. Анда 7, 8, 9 сыйныф балалары катнашты. Алар мәктәп яны участогын язгы утырту эшләренә әзерләделәр. Иртәгә башлангыч класс укучылары чәчәкләр утыртачаклар. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора, ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International